+21 °С
Болытлы


Коткаручылар вертолетта Камчаткадагы Ключевская Сопка вулканыннан 3 исән калган туристны эвакуацияләгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һава судносы 3 кешене Усть-Камчатский районындагы Ключи поселогына илткән. “Аннан исән калган туристларны һәлакәтләр медицинасы үзәге вертолеты белән Петропавловскига озатырга планлаштыралар”, – дип хәбәр итә РИА Новости.
Моңа кадәр Тикшерү комитеты “Экстрим тайм” компаниясе җитәкчесе һәм гид-инструкторга карата җинаять эше кузгаткан.
Чыганак: lenta.ru