

Камчаткадагы Ключевская Сопка вулканына менүчеләр арасында үлүчеләр саны 9га җиткән. Әле бүген иртән генә 8 кеше гомере өзелгән дип хәбәр итәләр иде.
4 исән калган турист төрле биеклектә булганнар. Ике кеше (берсе имгәнгән) – 4,1 мең метр биеклектә, тагын ике альпинист 3,3 мең метр биеклектә вулканологлар йортында начар һава торышы тоткынында калганнар.
4 мең метр биеклектә калган гид, астарак калган ике турист янына төшеп, телефоннан әлеге вакытта 3 исән калган турист коткаручыларны көтүен хәбәр иткән. Вулканологлар йортында су һәм газ бар.
Коткару операциясе көчле җил сәбәпле катлаулаша. Альпинистларны коткаруны башлар өчен вертолет нибары 4нче тапкырдан гына утыра алуын бүген иртән язып чыккан идек.
Дәүләт акчасын санау минем эш түгел, әлбәттә, хәер, эш акчада да түгел. Әмма күпме кешене аякка бастырырлык, коткаручылар гомерен дә хәвеф астына куярлык шундый походлар оештыру кирәкме икән? Походка чыккан 12 кешенең 9ы инде күзләрен мәңгелеккә йомган. Туганнары өчен аларны югалту бер кайгы булса, гәүдәләрен җир куенына иңдерә алмау да зур бәла һәм үкенеч булып калмагае. Кем белә, бәлки, упкынга егылып төшкән туристлар гәүдәләрен аннан чыгарып алып та булмас?..
Кызганыч, бик кызганыч. Калган туристлар һәм гид, коткаручылар да берүк исән-имин котыла ала күрсен табигать мәхшәреннән.
Чыганак: lenta.ru