Хәвеф-хәтәр
5 сентябрь 2022, 16:47

Гөмбәгә киткәннәр һәм...

Тайга урманнары мәкерле шул.

vyazma.readovka67.ruvyazma.readovka67.ru
Фото:vyazma.readovka67.ru

Кузбасста 250ләп кешене гөмбәгә дип киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган картәнисе белән оныгын  эзләргә җибәргәннәр.

63 яшьлек хатын һәм аның 10 яшьлек оныгының югалуы хакында полициягә 3 сентябрьдә үк билгеле була. Полицейскийлар волонтерлар, коткаручылар һәм җирле халык катнашлыгында эзләү операциясе оештырган.

Бүген, 5 сентябрь көнне, Кемерово өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы начальнигы, полиция генерал-лейтенанты Игорь Иванов күрсәтмәсе буенча эзләүчеләр арттырылган, әби белән оныкны 250 кеше эзли.  

«Ике тәүлек дәвамында эзләү дәвам итә, әмма тайгада адашканнарның кайда икәнлеге  әле булса  билгесез”, – диелә ведомство хәбәрендә. 

Берүк исән-имин табыла күрсеннәр инде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас