

Кичә, 3 сентябрьдә, Камчаткада урнашкан Ключевская сопкада 6 туристның һәлак булуын хәбәр иттеләр. Туристлар упкынга төшеп киткән һәм әлеге вакытта аларның гәүдәләре 4158 метр биеклектә ята. Моннан тыш 3 кеше каза күрүе дә билгеле. Вулканга күтәрелүдә рәсми рәвештә теркәлү үткән 12 кешедән торган төркем катнашкан.
Моңа кадәр коткару операциясе килеп чыкмаган: Ми-8 вертолеты начар күрүчәнлек аркасында 3300 метр биеклектә утыра алмган. Икенче тапкыр вертолет утырасы биеклек һава шартларыннан чыгып исәпләнәчәк. Әле ул тирәдә көчле җил, болытлар һәм явым-төшем күзәтелә.
Камчатканың һәлакәтләр медицинасы территориаль үзәге вертолеты янә каза күргән туристлар артыннан Ключевская сопка вулканы тирәсенә юлланган дигән хәбәр билгеле булды.
Альпинизм кебек (вулканнарга, биек тауларга менү) хәвефле спорт төренә сәерсенеп карыйм мин. Ул-бу була калса, ярдәм итәргә килә дә алмаска мөмкиннәр бит. Ә инде үлеп калсаң (тәүбә-тәүбә), гәүдәне җиргә кайтару мәшәкате шактый авырлыклар һәм кыенлыклар тудыра...
Чыганак: lenta.ru