

Бишбүләк районында 4 сентябрь төнендә Кунаккул һәм Касыйм авыллары арасында Chevrolet Klan руле артындагы 22 яшьлек егет гравий юлда кюветка төшеп киткән. Машинасы ауган.
Хәвефсезлек каешларын каптырмаган 4 яшь егет иномаркадан чыгып очкан. Авария урынына килеп җиткән медиклар аларны дәваханәгә алып киткән. Дәваханәдә пассажирларның берсе – 22 яшьлек егет – үлгән. Водительнең хәле бик авыр дип бәяләнә.
“Машинаны нибары бер атна элек сатып алганнар. Водительнең канында этанол бармы-юкмы икәнне тикшерәләр”, – диләр БР буенча ЮХХДИдә.
Чыганак: bshinform.ru