Хәвеф-хәтәр
3 сентябрь 2022, 04:39

"Тиздән барсы да бетәчәк"

Уфада әнисез яшәүче 15 яшьлек бала үз-үзенә кул салган.

"Тиздән барсы да бетәчәк""Тиздән барсы да бетәчәк"
"Тиздән барсы да бетәчәк"

Кичә, 2 сентябрьдә, Уфаның Комсомольская урамы, 163 йортта яшәүчеләр үз йортлары янында җансыз кеше гәүдәсенә тап булганнар. Ул 15 яшьлек егет булган.

Леонид әтисе белән генә яшәгән. Ата кешедән иртән улының кайдалыгын сорагач: "Ул әле йоклый", -дип җавап биргән. Шуннан соң аңа бу фаҗига турында хәбәр иткәннәр.

Әтисе сүзләре буенча, алар икәү гадәти гаилә булып яшәгәннәр. Малайның тамагы тук, өсте бөтен булган. Әнисе ике еллап төпчек улы белән аерым яшәгән.

1 сентябрьдә, яшүсмер мәктәпкә килгән, кәефе яхшы, дуслары белән дә күңелле генә аралашкан. Ә икенче көнне, 2 сентябрь иртәсендә, ул үз-үзенә кул салган...

Леонид мәктәптә уртача укыган, аралашып йөргән дуслары тәртиплеләр, ди. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Тәмәке тартып, спиртлы эчемлекләр эчеп йөргәнен күрүче булмаган.

Малай социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен "япкан" һәм "Тиздән барысы да бетәчәк" дигән статус куйган. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас