Хәвеф-хәтәр
3 сентябрь 2022, 05:27

Эшкә урнашам дип 40 мең акчасыннан колак каккан

Бигрәк беркатлыбыз шул...

Башкаланың 3 санлы полиция бүлегенә  32 яшьлек уфалы хатын мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез кешеләрнең аңа социаль челтәрләрдә эш тәкъдим итеп язуларын сөйли. Эшкә урнашырга ризалашкач,  әңгәмәләшү үтәр өчен “эш бирүчеләр” видео аша элемтәгә чыгарга тәкъдим итә.

Собеседованиены үткәч, эш бирүчеләрнең берсе уфалы хатынны аларның имеш тә рәсми сайтларында  верификация ярдәмендә теркәлергә кирәк дип ышандыра. Аннары банк картасын аккаунтка бәйләргә һәм раслар өчен түләү үткәрергә кирәк була. Боларның барысын да шалтыратучыларга видео аша күрсәтеп  барган.

Хатын 9 мең сум акчаны җибәрә һәм имеш тә эшкә алына. Әмма элемтә тәмамлангач, мошенниклар аның картасыннан 40 мең сум акчасын күчертәләр. Арытаба инде алардан җилләр исә.

Моңа охшаш очракларны укыгач ике нәрсәгә хәйран калам. Беренчесе: мошенникларга ышанмагыз, теләсә кем белән телефоннан (социаль челтәрләр аша) сөйләшмәгез, беркемгә банк картасы мәгълүматларын хәбәр итмәгез дигән өстенә КӨН САЕН алданучылар табылып тора...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас