Хәвеф-хәтәр
2 сентябрь 2022, 04:51

Биш кешене үлемнән коткарганнар

Полицейскийлар төнге тикшерү вакытында бу хәлне күреп калганнар. 

Биш кешене үлемнән коткарганнарБиш кешене үлемнән коткарганнар
Биш кешене үлемнән коткарганнар

ЮХХДИ инспекторлары Мишкә районының Байморза авылында биш кешене янгыннан коткарган. Бу хакта БР дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов хәбәр иткән.

Билгеле булганча, полициянең өлкән лейтенантлары Александр Янгуатов һәм Юрий Васильев төнге тикшерү вакытында бер ихата эчендәге мунчада һәм бинада дөрләгән ут ялкынын күреп калганнар.

Егетләр шундук янгын сүндерүчеләрне чакырып, йорттагы кешеләрне уятып, урамга чыгарганнар. Ашыгыч хезмәтләр килгәнче ялкынны сүндерергә булышканнар.

Полиция хезмәткәрләренең игътибарлыгы аркасында кешеләр исән калган. Әгәр күрмәгән булсалар, ялкын өйгә дә үрмәләр иде. Афәрин, егетләргә, коткарганнар!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас