

Мәскәүдә яшәүче бер хатын, атом-төш сугышы башланудан куркып, үз-үзенә кул салган.
37 яшьлек Оксана элемтәгә чыкмый башлагач, туганнары шөбһәләнгән. Фатирында алар Оксананың гәүдәсе белән бергә үз кылыгын аңлатып калдырган язуга да тап булган.
“Атом-төш сугышында үләсем килми. Әнием үлгәнче мин үлим. Әниемне бик яратам. Мин картәти янына китәм”, – дигән ул үлем алды язуында.
Мәрхүмәнең туганнары сүзләренчә, соңгы арада ул депрессиядән җәфаланган.
Әйткәндәй, бу очрак калганнарга депрессиянең җитди авыру һәм аннан мотлак рәвештә дәваланырга кирәк икәнлекне чираттагы тапкыр дәлилли. Чирнең ояты юк, шул исәптә депрессиянең дә. Үз эчегезгә бикләнмәгез, табибларга мөрәҗәгать итегез.
Чыганак: lenta.ru