+28 °С
Болытлы


Кичә, 1сентябрьдә, Нефтекама шәһәрендә юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән.
Авария Яңавыл урамында кичке сәгать уннарда теркәлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, мотоцикл һәм ике җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 34 яшьлек мотоцикл йөртүчесе шунда ук җан биргән.
Әле тикшерү эшләре бара.
Юлларда бәла-казалар килеп чыкмасын өчен юл йөрү кагыйдәләрен шоферлар да, жәяүлеләр дә белергә тиеш. Кагыйдәләрне төгәл үтәү, юл хәрәкәте хәвефсезлегенең иң төп шартларының берсе.