

Бүздәк районының Ташлыкүл авылы тирәсендә “Лада Гранта” руле артындагы 39 яшьлек ир 65 яшьлек җәяүлене таптаган. Кызганычка каршы, алган тән җәрәхәтләреннән ул авария урынында ук үлгән.
БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, моннан бер көн алда ике яшь егет? хәмер эчеп, кәеф-сафа корганнар. Соңыннан аларның берсе машинага утырып өенә кайтып киткән. Кайтышлый, идарәне югалтып, машинада күпер астына төшеп китә. Җаваплылыктан качарга теләп, ул бу урынга олы яшьтәге әтисен чакыра, ә үзе арытаба күңел ачарга китә. Күпмедер вакыттан соң аның аек булмаган дусты “Лада Гранта” автомобилендә шулай ук өенә кайтырга чыга. Моннан алда дустының күпердәге авариясе тирәсендә ул аның әтисен бәрдерә. Пенсионер бу вакытта улының юл астындагы машинасын чыгарып маташкан булган.
Чыганак: bashinform.ru