Хәвеф-хәтәр
30 август 2022, 17:48

Бензовоз ашыгыч ярдәм машинасына барып менгән

Берсенең дә исән калырга өметләре булмый...

76.ru76.ru
Фото:76.ru

Бүген иртән, 30 августта, Ярославль янындагы Воробино авылында коточкыч авария теркәлгән.

4 кеше һәлак булган бу авариянең (мәрхүмнәрнең икесе –медиклар) сәбәбе – бензовоз водителенең юл кагыйдәләрен бозуы. Ул каршы полосага чыга һәм ашыгыч ярдәм машинасына бәрелә. Шул ук мизгелдә машиналарга ут каба, көчле ялкын ике йортка күчә.

Ярославль өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Михаил Евраев медиклар үлемен раслаган. Ярославль үзәк район дәваханәсенең ике фельдшеры, ашыгыч ярдәм һәм бензовоз  водительләренең исән калырга өметләре булмый...

Ул юл кагыйдәләрен бер дә юкка уйлап чыгармаганнар бит инде. Кая ашыга бу водительләр? Җитмәсә, авыл аша узганда, нигә "встречка"га чыгарга?  Хәзер әнә ашыгасы түгел...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас