Хәвеф-хәтәр
29 август 2022, 06:05

Юл хаталарны гафу итми...

Соңгы тәүлектә республика юлларында 14 авария теркәлгән. 4 кеше гомере өзелгән. 

Төбәк автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов үзенең Телеграм-каналында  соңгы тәүлектәге өч авария турында җентекләбрәк язды. Һәлакәтләрне тикшергәннән соң алар  юл йөрү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Иглин районында кичә көндез Самара – Уфа – Чиләбе трассасының 1542нче километрында 4 машина бәрелешкән.  Авариядә Volkswagen Polo-ның 36 яшьлек водителе һәм аның 17 яшьлек пассажиры шунда ук җан биргән. Туганнары сүзләренчә, алар Олы-Карамалы авылына чишмәгә суга юлланган булганнар.

Гафури районында  Kia Rio руле артындагы  49 яшьлек ир, гравий юлда машина белән идарә итүне югалтып, юлдан төшеп киткән. Ахырда машина ауган. Кызганычка каршы, алган тән җәрәхәтләреннән  ул шунда ук үлгән. Аның белән 11 яшьлек улы да булган. Аңа зыян килмәгән.

Туймазы районында кичә кич Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы юлының 37нче километрында “ВАЗ-2107” һәм Infiniti QX60 бәрелешкәннәр. “ВАЗ” руле артындагы 85 яшьлек ир дәваханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында һәлак булган.  Туганнары сүзләренчә, ул төзелеш материаллары кибетеннән кайтып барган. Infiniti QX60-ның 38 яшьлек водителе – исән-сау.

Әйе, юл хаталарны гафу итми. Анда игътибарлы да, тиз реакцияле дә булырга, юл йөрү кагыйдәләрен дә  яхшы белергә кирәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас