Хәвеф-хәтәр
26 август 2022, 08:52

Үз теләкләре белән киткәннәрме?

Уфада 29 яшьлек кыз һәм 84 яшьлек пенсионер балконнан сикергәннәр. 

Үз теләкләре белән киткәннәрме?Үз теләкләре белән киткәннәрме?
Үз теләкләре белән киткәннәрме?

25 августта көндез ашыгыч хезмәтләргә Уфаның Октябрь проспектында урнашкан торак йорт тәрәзәсе турысында хатын-кыз гәүдәсе ятуы турында хәбәр килгән.

Бу фаҗигагә кадәр 29 яшьлек кыз дүртенче кат балконында басып торган. Шундый ук хәл 26 август төнендә Батыр урамындагы күпкатлы йортта да булган. 84 яшьлек пенсионер сигезенче кат балконында булган.

Ике очракта да зыян күрүчеләр ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче вафат булганнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 29 яшьлеге дә, өлкән кеше дә якты дөньядан үз теләкләре белән киткән.

Хәзер бу хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклау органнары тикшерә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас