Хәвеф-хәтәр
26 август 2022, 14:56

Су багына төшеп киткән

Балаларны бер генә минутка да ялгыз калдырмаска да бит...

vrubcovske.ruvrubcovske.ru
Фото:vrubcovske.ru

Татарстанда яшь ярымлык сабый су сибү өчен ясалган савытта батып үлгән.

Яшь ярымлык сабыйның мәетен су сибү өчен ясалган савытта табып алганнар. Малай республиканың Нурлат районындагы бер авылда кичә, 24 август кичендә батып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, малайның әнисе тагын бер кечкенә улы белән туганнарында кунакта булган. Олылар өйдә чагында, балалар бакчада уйнаган. Яшелчәләргә су сибү өчен трактор көпчәгеннән ясалган савыт нәкъ менә шунда булган.

Кайсыдыр мизгелдә хатын-кыз балаларын карарга урамга чыккан һәм сулы савытта улының мәетенә  тап булган.

Әлеге хәлдән соң «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас