+21 °С
Болытлы


Башкортстанның Урман авылында янә шартлау яңгыраган. Бу хакта төрле телеграм-каналларда язалар.
Кеше үлеменә китерүче вакыйга кичә кич, 23 августта элекке хәрби часть территориясендә теркәлгән. Шартлау урынына килгән хокук саклау хезмәткәрләре анда 33 яшьлек ир мәетенә тап булган. Аның шәхесен дә ачыклаганнар. Ул – Иглин районы кешесе. Дөрес булса, ул рөхсәтсез металл җыю белән шөгыльләнгән.
Полиция бу хәлнең нечкәлекләрен өйрәнә.
Чыганак: bashinform.ru