Хәвеф-хәтәр
24 август 2022, 15:11

1,5 яшьлек бала 34 магнит йоткан

Бәла аяк астында. 

mirtesen.rumirtesen.ru
Фото:mirtesen.ru

Подмосковьеның Раменское шәһәрендә табиблар яшь ярымлык кызчыкның ашказанында 34 магнит тапкан. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр.

Ведомствода аңлатуларынча,  кыз баланы дәваханәгә  югары температуралы килеш авыр хәлдә китерәләр. “Корсак куышлыгын киңәйтелгән рентгенга төшергәч, табиблар баланың 34 магнит йотып өлгерүен күргәннәр”, – диләр министрлыкта.

Медиклар шунда ук балага операция ясаганнар. Бәхеткә, бар да уңышлы үткән, нәни кызчыкның сәламәтлегенә инде берни янамый. Аны дәваханәдән чыгарганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас