

Гафури районының “Дубки” лагеренда ял итүчеләр COVID-19 белән авырган. Бу хәбәрне төбәкнең Роспотребнадзор идарәсендә дә раслыйлар.
Ведомствода тәүдә өч бала чирләгән дип хәбәр итәләр. Аларның коронавируска тапшырган тестлары уңай булган. Балалар дәваханәгә озатылган.
Алар белән элемтәдә булган лагерь хезмәткәрләре һәм калган ял итүчеләрдән дә коронавируска тестлар тапшыртканнар. Ковид белән бер билгесез авыручылар да ачыкланган. Алар әле изоляторда.
“Лагерь карантинга ябылган. Ата-аналарга әле балаларны йөгә алып кайтып китәргә рөхсәт ителмәде”, – диләр Роспотребнадзорның төбәктәге идарәсендә.
Чыганак: bashinform.ru