

Башкортстанда волонтерлар 78 яшьлек Борис Мөхәммәтовның югалуы турында хәбәр итә. “БашРегионСпас” мәгълүматлары буенча, ул 18 августта урманга киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Ул Белорет районының Николаевка авылыннан ерак түгел югалган.
Билгеләре: буе 170 см, какча гәүдәле, кыска чал чәчле, күзләре яшел.
Камуфляж костюм, зәңгәр шакмаклы фланель күлмәк, соры кепка, ак табанлы кара кроссовки кигән булган.
Пенсионерның кайда икәнлеген белүчеләр булса, 8-937-3-102-112 яисә 112 телефоннары буенча хәбәр итү сорала.
Чыганак: bashinform.ru