

Уфаның Черниковка бистәсендә кешеләр белән бергә балкон җимерелеп төшкән. Җәрәхәтләнгән ир белән хатын дәваханәгә озатылган.
Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу хәл бүген кич Интернациональная урамында урнашкан 55 санлы йортта булган. Шаһитлар сүзләренчә, балкон җимерелгән мизгелдә анда ике кеше басып торган. Вакыйга урынына тиз арада махсус хезмәтләр килеп җиткән.
“Каза күрүчеләр ике кеше – 1987 елгы ир һәм 1984 елгы хатын. Алар дәваханәдә. Бина җимерелү хәвефе юк. Балконның ни сәбәпле җимерелүе ачыклана”, – диләр ведомствода.
Хәер, ни сәбәпле дип аптырыйсы түгел бугай инде. Балкон калдыкларына күз яшьләрсез карап булмый... Русча әйткәндә, “срок годности” күптән чыккандыр инде...
Чыганак: bashinform.ru