Хәвеф-хәтәр
19 август 2022, 06:47

Тәүлек эчендә өч юл һәлакәте теркәлгән

Водительләрнең өчесе дә исерек булган. 

Тәүлек эчендә өч юл һәлакәте теркәлгәнТәүлек эчендә өч юл һәлакәте теркәлгән
Тәүлек эчендә өч юл һәлакәте теркәлгән

Тәүлек эчендә исерек водительләр гаебе белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Кыргыз-Миякә авылында яшәүче 21 яшьлек егет, исерек килеш ВАЗ-21093 идарә итеп, иртәнге сәгать сигездә юл читендәге барьер коймага барып менгән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, аның 25 яшьлек пассажиры исгәнгән. Водитель исерек булган.

Берничә сәгатьтән Салават шәһәренең Калинин урамында ВАЗ-2114 һәм «Альфа» мопеды бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә 25 яшьлек мопед йөртүчесе имгәнгән. Билгеле булганча, машина йөртү стажы бер ел да булмаган водительнең эчкән булуы ачыкланган.

Өченче хәвефле хәл кичке сәгать җидедә Дүртөйле районында Иске Баеш авылында теркәлгән. 30 яшьлек ир ВАЗ-21099 белән идарә иткәндә 11 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Авария нәтиҗәсендә малай бик нык имгәнгән һәм ул хастаханәгә озатылган. Машина йөртүче исерек булган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең барлык фактлары буенча да тикшерү эшләре башланган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас