Хәвеф-хәтәр
19 август 2022, 14:52

Студент кыз, адашып, ачтан агулы гөмбә ашап үлгән

Урманда нишләп йөргән соң ул адашырлык?

Oleh Snitsar / ShutterstockOleh Snitsar / Shutterstock
Фото:Oleh Snitsar / Shutterstock

Петербургта яшәүче бер студент кыз Ленинград өлкәсендәге урманда адашкан һәм ачтан интегеп, гөмбә ашап агуланган. Бу хакта “Фонтанка” яза.

Джанелидзе исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институтында кызның поганка ашавын хәбәр итәләр. Клиник токсикология бүлеге җитәкчесе Алексей Лодягин бавырны зарарлаучы гөмбәләр арасында поганка иң хәвефлесе дип белдерә.

Лодягин бу сезонда аларга гөмбә белән агуланган 14 пациентны китерүләрен сөйли.  13 кешене коткарып калганнар. Ә менә студент кыз якты дөнья белән хушлашкан.

Поганка – чебен гөмбәсе төренә караган үлемгә китерүче гөмбә. Медиклар сүзләренчә, хәтта аз гына агулы гөмбә (поганка) ашаганда да агуланырга мөмкин. Агулану билгеләре – укшу, косу, диарея һәм эч авырту.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас