

Республика балалар сәламәтләндерү лагерьларының берсендә тагын бер баланың тычкан бизгәге белән авыру очрагы ачыкланган. Бу юлы Стәрлетамак районындагы “Салют” лагеренда ял иткән 2006 елгы үсмергә шундый диагноз куелган.
15 августта Стәрлетамак район бүлеге суд приставлары карары белән СанПин нормаларын бозу сәбәпле лагерь эшчәнлеге 15 тәүлеккә туктатылган.
БР буенча Суд приставлары федераль хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Роспотребнадзорның Стәрлетамактагы территориаль бүлеге эпидемиологик тикшерү үткәргән. Ул лагерь территориясендә кимерүчеләрнең рөхсәт ителгән нормадан артып китүен раслаган.
Суд шәһәр читендәге “Салют” ял һәм сәламәтләндерү лагерен административ хокук буозуда гаепле дип тапкан һәм аның Наумов авыл советы биләмәсендәге эшчәнлеген 15 тәүлеккә туктаткан.
Аяныч инде, аяныч. Тынчу һәм эссе шәһәрдән балаңны табигать кочагына ялга дип озатасың, ә ул... чир йоктырып кайта. Чире дә хәвефле бит әле аның...
Чыганак: bashinform.ru