Хәвеф-хәтәр
17 август 2022, 08:11

Юлларда көн саен кешеләр үлә

Моның сәбәпләре күп, әлбәттә...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.

Зианчура районында бүген, 17 август иртәсендә, Югары Сарыбил – Куандык автомобиль юлының 27нче километрында бер кеше һәлак булган. БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, “ВАЗ-2110” руле артындагы 27 яшьлек егет, идарәне югалтып, сул як кюветка төшеп киткән һәм машинада ауган.

Авария нәтиҗәсендә хәвефсезлек каешларын каптырмаган 36 яшьлек пассажир хатын үлгән. Медицина тикшерүе үткән водительнең канында алкоголь ачыкланган, җитмәсә, аның машина йөртү хокукы булмаган.

Бүгенге иртәдә аварияләр саны моның белән генә чикләнми. Мәсәлән, Спартак-Ярмәкәй юлында да  шуңа охшаш һәлакәт теркәлгән. Анда Toyota Camry автомобиле юл астына төшеп киткән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, машина салонында 3 кеше булган. “1987 һәм 1992 елгы  ирләр дәваханәгә озатылган. Авариядә тагы бер 1987 елгы егет һәлак булган”, – диләр ведомствода.

Каза күрүчеләргә ярдәмгә медиклар, полиция һәм МЧС хезмәткәрләре килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машинаны аккумуляторыннан сүндергәннәр, барысын да салоннан чыгарганнар. Юлда “бөке”ләр юк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас