Хәвеф-хәтәр
17 август 2022, 16:07

Нәрсә ул VPN?

Аны куллану нинди хәвеф тудыра?  

Нәрсә ул VPN?Нәрсә ул VPN?
Нәрсә ул VPN?

Аны куллану нинди хәвеф тудыра?

 

VPN-сервислар аша хакерлар җайланмадагы теләсә нинди мәгълүматны алып, аны үз максатларында куллана ала.

Алар анонимлык һәм блокка куелган сайтларга тиз керүне вәгъдә итә.  VPN-сервисларга чиксез ышаныч нәтиҗәсе – шәхси мәгълүматларны урлау. Бөтендөнья пәрәвезеннән ышанычлы файдаланучылар ничек мошенниклар кармагына эләгә? Аңлатабыз.

"Роскомнадзор" мәгълүматларына караганда, Русия дөньяда VPN-сервисларын күчереп алу буенча икенче урында тора. Июльнең беренче өч атнасында Русиядә VPN-сервислар 12 млн. тапкырдан артык күчерелгән. 

Нәрсә ул VPN? Бу - Интернет аша виртуаль шәхси челтәрләр урнаштыру технологиясе. Башка сүзләр белән әйткәндә, программистлар ике нокта арасында шифрланган тоннель оештыра. Бу  мәгълүмати хәвефсезлек тәэмин итә.

VPN-сервисларны шәхси максатларда куллану кире нәтиҗә бирә ала.  Монда беркем дә сезгә хәвефсезлек гарантияләми. «Инфосистемы Джет» компаниясе мәгълүматларына караганда, соңгы елда шәхси мәгълүматларны урлау 15-20 % ка арткан.

Мәгълүмати хәвефсезлек белгече, OTUS онлайн-университеты укытучысы Сергей Терешин сүзләренә караганда, Башкортстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән Интернеттан файдаланучыларның 70 проценты  шәхси мәгълүматларының хәвефсезлеге турында бөтенләй уйламый. Эксперт билгеләп үткәнчә, Интернеттан файдаланучыларның күпчелегенең телефоннарында вируска каршы тору да юк.  Чит VPN-сервисларыннан файдалану, ә алар еш кына Русиядән читтә урнашкан, шулай ук хәвефле.

- VPN-сервислардан файдаланып, без шәхси мәгълүматларны тапшыруны һәм эшкәртүне контрольдә тотмыйбыз.  Элемтә барган серверлар планетаның теләсә кайсы ноктасында булырга мөмкин. Моннан тыш, аларга мәгълүмат туплана, аннары Даркнетка кушыла, ә анда хакерлар эшли, – дип ачыклык кертте Сергей Терешин. – Бу хакерларга челтәр эченә үтеп керү, финанс мәгълүматына ия булу, мәгълүматларны урлау һәм шифрлау мөмкинлеге бирә. Урланган мәгълүматларны мошенниклар үз максатларында куллана ала. 

Белгечләр, гомумән, VPN-сервислардан файдаланмаска киңәш итә. Моны эре IT-гигантлар да раслый. Кушымталар кибетләре мондый сервисларга җитди таләпләр куя. Компанияләрнең борчылуы һәм кисәтүе VPN-сервисларга ышаныч юклыгын тагын бер кат раслый.

Русия мобиль элемтә операторлары да бу темага игътибар итте.  Алар "Роскомнадзор" һәм Санлы үсеш министрлыгы белән бергә VPN-сервисларны тыю буенча эш башлады. 

Кисәтелгән, димәк, коралланган. Сезнең шәхси мәгълүматларның кагылсызлыгы – үзегезнең кулларда.

 

Фото: droider.ru

Нәрсә ул VPN?
Нәрсә ул VPN?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас