

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Караидел районы үзәгендә Караидел елгасында пирстан егылып төшкән балаларның икенчесе дә дәваханәдә үлгән. Аңа нибары 1,7 яшь булган.
Моңа кадәр аның ике туган яшь ярымлык энесе мәңгелеккә күзләрен йомган иде...
Бәхетсез очрак 12 августта теркәлгән иде. Ике яшьләре дә тулмаган ике бала агач пирстан елгага егылып төшкән. Якынча фаразлар буенча, ике туган энеләр елгага якындагы ихатадан чыгып киткәннәр. Һушларын югалткан балаларны реанимациягә озатканнар. Анда аларны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Табиблар кулдан килгән барын да эшләсәсләр дә, балалар бүген – күктәге фәрештәләр...
Чыганак: bashinform.ru