Хәвеф-хәтәр
15 август 2022, 04:48

Туйдан кайтышлый...

Яшь егет юлны кыскартырга уйлый. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Уфада яшәүче 21 яшьлек егет төнлә  туйдан кайтышлый тимер коймага кысылып калган. Бу хакта башкаланың гражданнарны яклау хезмәтендә хәбәр итәләр.

Коткаручылар аңлатуынча, вакыйга төнге сәгать икеләр тирәсендә  Беренче май урамында урнашкан 30 санлы йорт янында теркәлгән. Бәйрәмнән кайтышлый егет, юлны кыскартырга ниятләп, койма аша менеп чыгарга уйлый. Әмма аягы таеп китә һәм тимер штырьгә эләгеп кала.

Махсус хезмәтләрне улы озак кайтмагач, аны эзләп чыккан әнисе чакырткан.

“Коткаручылар бензорез ярдәмендә штырьне кисеп, каза күрүче егетне ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар”, – диләр гражданнарны яклау идарәсендә.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас