Хәвеф-хәтәр
15 август 2022, 04:45

Төнге авариядә берьюлы биш кеше һәлак булган

Ә кемдер ашыгыч ярдәм чакырткан һәм аны көтеп ала алмаган...

oblgazeta.ruoblgazeta.ru
Фото:oblgazeta.ru

Түбәнге Тагилда иномарка һәм ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә  5 кеше һәлак булган, тагын ике кеше җәрәхәтләнгән.

Авария узган төндә урындагы вакыт белән төнге сәгать берләр тирәсендә теркәлгән. Әлегә билгеле булуынча, Hyundai машинасы  “кызыл” төскә туктап тормыйча,  кагыйдәләр буенча хәрәкәт итүче ашыгыч ярдәм автомобиленә барып менә. Югары тизлек белән килүче иномаркага шунда ук ут каба.

Нәтиҗәдә ашыгыч ярдәм машинасындагы фельдшер, Hyundai-ның водителе һәм өч пассажиры һәлак булган. Тагын ике кеше – “скорая” водителе һәм Hyundai пассажиры – дәваханәгә озатылган.

Инормака водителе шәхесе ачыклана. Дөрес булса, иномарка руле артында 16 яшьлек үсмер булган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас