

Республиканың җәйге лагеренда ике бала тычкан бизгәге йоктырган. Тикшерү комитетының төбәктәге матубгат хезмәте мәгълүматы буенча, 10 һәм 15 яшьлек ике кыз бала җәйге лагерьдан кайтып 4 көн үткәч Салават шәһәре дәваханәсенә эләккән. Медиклар аларга “геморрагик бизгәк” диагнозы куйган. Дәвалау курсы үткәч, ике кыз хастаханәдән чыгарылган.
Әлеге очракка карата “хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Стәрлетамактагы БР Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы үткәргән санитар тикшерүгә ярашлы, лагерь территориясендә кимерүчеләр саны рөхсәт ителгән нормадан шактый артып киткән. Ә бу санитар-эпидемиологик нормаларны бозу дигән сүз.
“Әлеге вакытта вакыйга урынында тиешле чаралар комплексы үткәрү оештырылган. Документация тартып алынган, җитәкчелек, лагерь хезмәткәрләре, ял итүче балалар һәм башка шаһитлардан сорау алалар. Ахырда лагерь җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Лагерь эшчәнлеген туктатып тору мәсьәләсе дә өйрәнелә”, – диләр ведомствода.
Чыганак: lenta.ru