Хәвеф-хәтәр
14 август 2022, 09:35

Машиналары юл астына төшеп киткән

Аварияләрнең берсе - Яңавыл, икенчесе Бүздәк районында теркәлгән...

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.

Бүген төнге сәгать икеләр тирәсендә Бүздәк районында Самара – Уфа – Чиләбе автомобиль юлының 1363нче километрында кеше үлеменә китергән авария теркәлгән.

БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә,  Ротов өлкәсендә яшәүче  28 яшьлек водитель, “Лада Приора” белән идарә итеп, ни сәбәпледер кюветка төшеп киткән. Ахырда машинасы ауган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә  алган тән җәрәхәтләреннән 23 яшьлек пассажир шунда ук җан биргән, водитель дәваханәгә озатылган. Әмма соңрак реанимация бүлегендә аның да гомере өзелгән.

Шимбә кичендә Яңавыл районында нәкъ шундый авария теркәлгән. Яңавыл-Югары Тәтешле юлының 26нчы километрында ВАЗ-2121 белән идарә итүче 73 яшьлек водитель  юл астына төшеп киткән һәм машинада әйләнгән. Аның 26 яшьлек улы  медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать иткән.

Узган тәүлектә республика юлларында 15 авария теркәлгән, анда 3 кеше һәлак булган, 19 кеше төрле  җәрәхәтләр алган. ЮХХДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләре бозуның 1400 очрагын ачыклаган. 54 аек булмаган водитель тоткарланган, шуларның 5есенең руль артына  “кырын төягән”  килеш утыруларын инспекторлар кабат теркәгән.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас