Хәвеф-хәтәр
14 август 2022, 05:54

Ике баланың берсе үлгән...

Кечкенәләрне  бер генә минутка да күздән яздыру куркыныч шул.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  Караидел районы үзәгендә Караидел елгасында пирстан егылып төшкән ике кечкенә баланың берсе дәваханәдә үлгән. Аңа нибары яшь ярым булган.

Фаҗига турында җомга көнне билгеле була. Ике яшьләре дә тулмаган ике нәни бала агач пирстан елгага егылып төшкән. Якынча фаразлар буенча, ике туган энеләр елгага якындагы ихатадан чыгып киткәннәр. Балаларны коткарып, һушсыз халәттә медикларга тапшырганнар.

Каридел үзәк район дәваханәсе табиблары тәүдә реанимация чаралары үткәргән, ике малайның да йөрәк тибешен тергезгән, аларны ясалма сулыш аппаратына тоташтырганнар. Тик, кызганычка каршы, могҗиза булмаган һәм малайларның берсе мәңгелеккә күзләрен йомган...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас