

Уфаның Сипайлово бистәсендә биш үсмер алкоголь һәм дарулар эчеп агуланган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә. Ведомство мәгълүматы буенча, бүген көндез 5 балигъ булмаган үсмерне фатирда һушсыз килеш туган тиешле хатын тапкан. Ул ашыгыч ярдәм чакырткан, үсмерләрне дәваханәгә озатканнар. Үсмернең берсе – реанимациядә.
“Тикшерү эше оештырылды, бер малай һәм дүрт кыз бала кичә өлкәннәрсез фатирда җыелган. Алкоголь һәм ниндидер дарулар эчкәннәр”, – диләр прокуратурада.
Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, биш үсмернең өчесе – авыр хәлдә.
Чыганак: lenta.ru