

Соңгы тәүлектә Башкортстан юлларында 7 автомобиль авариясе теркәлгән, 4 кеше һәлак булган. Тагы 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итәләр ЮХХДИдә.
“Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тәүлек эчендә 24 аек булмаган водительне тоткарлаган һәм элек урланган ике машинаны табуга ирешкән. Гомумән алганда 150 юл йөрү кагыйдәсе бозулары теркәлгән”, – диләр ведомствода.
Кичә, 10 август кичендә Әбҗәлил районында теркәлгән юл һәлакәтендә 2 кеше гомере өзелгән. Озерная – Кусимов руднигы юлының 4нче километрында бер-берсенә каршы килүче “Лада Приора” белән “KIA” машиналары бәрелешкән.
Бөре – Тастүбә – Сатка трассасында Mazda Demio руле артындагы 33 яшьлек хатын һәлак булган. Аның 10 яшьлек малае җитди җәрәхәтләнгән. Бу хакта БР буенча ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов хәбәр итә.
Авария көндез юлның 92 километрында теркәлгән. Водитель ханым кюветка төшеп киткән һәм машинасы әйләнгән. Полиция мәгълүматлары буенча, ул “Мазда” белән “права”сыз идарә иткән. Җитмәсә, хәвефсезлек каешларын да каптырмаган.
Аның малае әле дәваханәдә.
Чыганак: bashinform.ru