Хәвеф-хәтәр
10 август 2022, 08:46

Танып елгасында су кереп йөргән

Уйламаганда ул кеше мәетенә тап булган.

Танып елгасында су кереп йөргәнТанып елгасында су кереп йөргән
Танып елгасында су кереп йөргән

Көннәр әле җылы тора, димәк, елга күлләрдә рәхәтләнеп су кереп була әле. Тик шунысы аяныч, җәйге вакытта сулыкларда үлем очраклары арта. Әле тагын кайгылы хәбәр - кичә Калтасы районының Барьязы авылы янындагы Танып елгасында ир мәете табылган.

Бер кеше су кергәндә аны күреп калган да, полициягә шалтыраткан. Ул үзе мәетне судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Әле инле оператив-тикшерү эшләре башланган, вафат булган кешенең кем булуын, үлеменең сәбәбе ачыклана, дип хәбәр итә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас