Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 август 2022, 20:39

Отельгә урнашып, бер сәгать үткәч, турист һәлак булган

Күрәчәгең булса...

Ә.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Таиландның Паттайя шәһәрендә Австралиядән килгән турист 17 каттан егылып төшеп үлгән. Daily Mail  бсамсы мәгълүматы буенча,  Аделаидадан килгән 40 яшьлек турист отельга урнашканнан соң бер сәгать үткәч, номер тәрәзәсеннән  егылып төшкән. Фаҗига урынына медиклар һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Тик сәяхәтче очып төшү белән үк һәлак булган...

Полиция тикшерү башлаган.  Кунакханәгә урнашкан сәяхәтченең ни сәбәпле тәрәзәдән егылып төшүе билгесез.

Әйткәндәй, курортта соңгы арада югары катлардан егылып төшүнең бу икенче очрагы. Июньдә  19 яшьлек егет отель террассасыннан егылып төшеп үлгән.

Күрәчәгең булса, яшь булсаң да, гомерең җир читендә өзелә икән... 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: