+13 °С
Болытлы
Бу хәл кичә, 8 августта, иртәнге алтыда Бөре районында Уфа — Бөре — Яңавыл юлында булган.
«Лада Приора» Яңавылдан Уфа ягына китеп барганда көтмәгәгдә юлга поши килеп чыккан. Водитель рульне борып өлгерә алмаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 18 яшьлек машина йөртүче һәм аның ике пассажиры, 53 һәм 79 яшьлек хатын-кызлар имгәнгәннәр. Поши шунда ук һәлак булган.
Юл һәлакәте факты буенча тикшерү башланды.