Хәвеф-хәтәр
8 август 2022, 06:00

Икесе дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган

Дәүләкәндә җәяүле юл аша чыкканда машина астында калган. 

Икесе дә юл йөрү кагыйдәләрен бозганИкесе дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган
Икесе дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган

Башкортстанда исерек водитель җәяүлене бәрдергән. Бу хәл шимбә көнне,6 августта, Дәүләкән шәһәрендә булды.

«Renault Fluence» руле артында утырган 49 яшьлек ир тиешле булмаган урында юл аша чыгып баручы 63 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ир бик нык имгәнгән, ашыгыч медицина ярдәм машинасында үлгән.

Бәрдергән шоферның исерек хәлдә булуы билгеле. Бу хәл буенча тикшерү үткәрелә, дип хәбәр иттеләр БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Икесе дә юл йөрү кагыйдәләрен бозганнар. Водитель эчеп руль артына утырмаган булса, җәяүле тиешле урында гына юл аша чыккан булса, бу аяныч хәл килеп чыкмас иде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас