

Бүген көндез Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында 13 эшче канализация коесына төшеп киткән.
“Интерфакс” хәбәр итүенчә, фаҗига Краснодар урамындагы коллектор янәшәсендә булган. Эшчеләр бригадасы анда ремонт эшләре башкарган. Вакыйга урынына тиз үк махсус хезмәтләр килгән. Алар 5 эшчене җир өстенә исән-имин чыгара алган.
Соңрак Мәскәү властьлары фаҗига сәбәпләрен бүген башкалада үткән койма яңгырлар белән бәйләгән.
Көчле яңгыр коя башлаганда “АкваТрейд” җәмгыяте Краснодар урамындагы сулар агып төшә торган коллекторда ремонт эшләре үткәргән. “Койма яңгырлар аркасында коллектордагы су дәрәҗәсе кинәт күтәрелгән”, – дип аңлаталар Мәскәүнең Шәһәр хуҗалыгы комплексында.
Нәтиҗәдә 5 кеше коллектордан үзаллы чыга алган, тагы биш эшчене коткаручылар өскә чыгарган.
Соңрак Марьинский Парк урамы тирәсендә бер эшченең мәетен тапканнар. Башка мәгълүматлар хәбәр ителми.
Әлеге вакытта тагы ике югалган эшчене эзлиләр. Вакыйга буенча прокуратура тикшерү эше башлаган, шул исәптә хәвефсезлек техникасы үтәлгәнме-юкмы икәнлекне дә ачыклаячаклар.
Куркыныч заманда яшибез. Көпә-көндез кешеләр җир астына төшеп китә... Аллаһ сакласын. Беркем дә иртән торып эшкә чыгып киткәндә әйләнеп кайтмасмын дип уйламыйдыр...
Чыганак: lenta.ru