Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 август , 10:18

Тугыз яшьлек баланы машина бәрдергән

Бу хәл Кушнаренко районында булган. 

Тугыз яшьлек баланы машина бәрдергән
Тугыз яшьлек баланы машина бәрдергән

Кичә Кушнаренко районында Toyota Camry руле артында утырган 22 яшьлек кыз велосипедта юл аша чыгып баручы кызны бәрдергән. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр иткән.

Юл һәлакәте Мәскәү - Уфа юлында иртәнге 10да теркәлгән. 9 яшьлек велосипедчы спорт мәктәбе түгәрәгенә китеп барган. Юл аша чыкканда ул велосипедыннан төшеп тормаган, килгән тизлек белән юл аша да чыгарга уйлаган. Тик, күрәсең, ерактан зур тизлек белән килүче машинаны күреп өлгермәгән, бәхетсезлеккә юлыккан. Полиция мәгълүматларына караганда, бала исән, имгәнгән, аны Уфа хастаханәсенә алып киткәннәр. 

Безнең Вконтакте төркемендә бу һәлакәт турында видео бар, кереп карый аласыз. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в