+21 °С
Болытлы


Тугыз катлы йорт тәрәзәсеннән ике яшьлек кызчык егылып төшкән.
Бу аяныч хәл Уфадагы Интернациональ урамының 153/1 йортында булган. Бала яшәгән фатир 5нче катта урнашкан. Ул югарыдан килеп төшеп тә, шөкер, исән калган, имгәнгән генә. Ашыгыч ярдәм машинасы әнисе белән аны хастаханәгә алып киткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, өйдә олылар да булган, тик балага игътибарлары җите бетмәгән, күрәсең, сабый москит челтәренә таянып, егылып төшкән.