Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 август , 16:06

Баласының чире үзәгенә үткәндер инде

Уфада бер хатын 16 яшьлек кызын үтергән, ә аннан соң үзе тәрәзәдән сикергән.

Баласының чире үзәгенә үткәндер инде
Баласының чире үзәгенә үткәндер инде

Алар Туймазыда яшәгәннәр. Республика башкаласына дәваланырга дип килгәннәр. Кызның чире баш миендә — энцефалопатия дигән диагноз куелган. 

Якынча мәгълүматларга караганда, бүген иртәнге сәгать 9да хатын аш-су бүлмәсеннән пычак алып чыгып, урында яткан кызын кадап үтергән.  Бу хәл 24 каттагы фатирда булган. Ә анан соң үзе тәрәзәдән сикергән. Бу фатирда алар вакытлыча түләп яшәгәннәр.

Ана кешене бу юлга барырга нәрсә этәргәндер, билгесез. Тикшерү эшәре башланган.

Белешмә: Энцефалопатия - җитди чир. Баш миендә кан әйләнеше бозыла һәм кислород җитмәү нейроннар үлеменә китерә.Үзәк нерв системасы да зарарлана. Махсус режимны үтәгәндә һәм дәвалау курсларын даими узып торганда, мондый диагноз белән дә озак яшәп була, диләр табиблар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в