Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 август , 21:55

Ир-ат кызы белән улын коткарганда батып үлгән

Бу хәл июльнең соңгы көнендә булган. 

sprashivalka.com
Фото:sprashivalka.com

Воронеж өлкәсендә 34 яшьлек ир-ат улын һәм кызын коткарганда, елгада батып үлгән. Фаҗига 31 июльдә Хопер елгасы янында комлыкта ял иткәндә булган. Бу турыда мәрхүмнең элеккеге хатыны Ксения сөйләгән.

Константин исемле ир-атның кызына 7 яшь, улына 12 яшь. Алар ял көнендә әтиләре һәм аның сөйгән кызы белән су коенырга бара. Шул чакта балалар су чоңгылына эләгә. Әти кеше аларны төртеп чыгарып өлгерә, ә үзе котыла алмый, бата.

Кыз баланы мәрхүмнең сөйгәне ярга чыгара, малайны исә ял итүчеләрнең берсе алып чыга. Ул баланы икенче ярга илтә, агачка тотынып торырга куша, үзе Константинны коткарырга керә. Ир-ат чоңгыл янына кадәр йөзеп килә, тик Константинны таба алмый.

Ксения сүзләренчә, шаһитлар коткаручыларга шалтырата. Улы һәм аны коткарырга суга кергән ир-атны узып баручы көймәдәге кешеләр ярга алып чыга.

Балалар яр буенда әтиләрен озак көтеп тора, ул йөзеп чыгар дип уйлыйлар. «Алар әле озак кына суга карап торды, әтиләре йөзеп килер дип көттеләр», – ди Ксения. 
3 августка билгеле мәгълүматлар буенча, ирнең гәүдәсен әле булса тапмаганнар...

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас в