Хәвеф-хәтәр
3 август 2022, 08:50

Бораулаучының өстенә зур торба ауган

Кушнаренко районында скважинада эшләгәндә бер егетнең гомере өзелгән.

Бораулаучының өстенә зур торба ауганБораулаучының өстенә зур торба ауган
Бораулаучының өстенә зур торба ауган

Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе «Ойл-Сервис» оешмасының 39 яшьлек бораулаучы үлеменең сәбәбен тикшерә башлаган. Фаҗига 2 август көнне Кушнаренко районында скважинада эшләгәндә килеп чыккан. "Зур торбаны төшергәндә ул ычкынып китеп, бер хезмәткәрнең өстенә ауды һәм ул бик нык имгәнде.

Килгән табиблар ирнең гомерен коткарып кала алмады, - дигәннәр Дәүләт хезмәт инспекциясендә. - Тикшерү барышында килеп чыккан хәлләрнең сәбәпләре ачыкланачак.

Валерий Шахов фотосы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас