

Уфада яшәүче 29 яшьлек егет мошенниклар "кармагына" эләккән.
Банк хезмәткәре дигән булып шалтыратканнар да, аның исеменнән чит кешегә кредит рәсмиләштерелүе турында хәбәр җиткергәннәр. Егеткә шок булган, нәрсә эшләргә дә белмәгән. Җинаятьчеләр кредит килешүен гамәлдән чыгару өчен бу егеткә фәлән счетка 375 мең сум күләмендә акча күчерергә кушканнар. Аңы томаланган егет аны-моны уйлап тормаган, мошенникларны тыңлаган.
Тик зур сумманы озатканнан соң гына ул банкка шалтыратып, бу хәлне сорашкан. Алданганын бик соң аңлаган.