+21 °С
Болытлы


Кичә кич Күгәрчен районының Зирекле авылы янындагы басуда «Рено Логан» машинасы янган.
Авыл халкы ялкынны күреп калып, автомобильне сүндерергә килгәннәр. Янгын белән көрәш вакытында алар салонда машина хуҗасының мәетен тапканнар.
Водительнең 1957 елгы ир булуы ачыкланган. Туганнары сүзләренә караганда, ул печәнгә киткән булган.
Хәзер инде тикшерүчеләр ярдәмендә бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.