Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 июль , 10:18

Машинасы белән Кармасан елгасына төшеп киткән

Ярый әле бу хәлне күреп калганнар. 

Машинасы белән Кармасан елгасына төшеп киткән
Машинасы белән Кармасан елгасына төшеп киткән

Машина белән суга каплану дулкыны башланды ахры. Кичә Күгәрчен районында берәү Ык елгасына төшеп киткән иде, инде Благовар районында да шул ук хәл кабатланган.

Коб-Покровка авылы янында ВАЗ 2110 машинасы белән идарә иткән 1974 елгы ир, юлда зур тизлек белән йөреп, Кармасан елгасына барып төшкән. Бәхеткә, бу хәлне бер кеше күреп торган, ул ашыгыч ярдәм чакырган, елгадан чыгарышкан.

Зыян күрүчене Чишмә районы дәваханәсенә алып киткәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в