

25 июль, дүшәмбе көнне, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлеге 11.00 сәгатьтә “Форд Транзит” микроавтобусы белән КамАЗ арасында бәрелеш турында хәбәр ала.
Беренчел мәгълүматларга караганда, егермегә якын пассажир булган микроавтобус Языково авылыннан Уфа шәһәренә рейска чыккан. Ул М – 5 федераль юлының 1413 кмында юл төзекләндерүчеләрнең юл читендә торган KамАЗ машинасы белән бәрелешә. Бәрелеш нәтиҗәсендә биш кеше үлә, тагын ун кеше төрле авырлыктагы тән яралары ала.
Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ җитәкчелеге, министрлыкның төп тикшерү бүлегенең зур аварияләрне тикшерү өчен махсус бүлек хезмәткәре һәм автомобиль эксперты, суд-медицина үзәге хезмәткәрләре авария булган урында эшлиләр.
Чыганак: Башинформ
Фото:Башинформ