Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июль , 15:56

Дуңгызның кылыклары да дуңгызча инде...

Иркутск шәһәре янында дуңгыз кешене тешләп үтергән.

Дуңгызның кылыклары да дуңгызча инде...
Дуңгызның кылыклары да дуңгызча инде...

Иркутск янында бер кеше дуңгыз корбаны булган. Шәхси ферма хайваны кешенең аягын тешләгән һәм аяктагы артериягә җитди зыян китергән. Күп кан югалту нәтиҗәсендә кеше үлгән.

Җирле фермерларның берсе дуңгызларын еш кына иреккә чыгарып җибәрә торган булган. Алар башка кешеләрнең бакчаларын җимергәннәр һәм үсемлек, агач куакларына зыян салганнар. 23 июль көнне 30 дуңгыздан торган көтү җирле кешенең бакчасына һөҗүм итә. Бакча хуҗасы кулына сәнәк алып, аларны куып чыгарырга тырышканда, берсе аның аягын тешләп алырга өлгерә дә инде.

Чыганак:mk.ru

Фото:mk.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас в