Бүген Мәләвез районында фаҗигале вакыйга булган, кечкенә бала суда йөзгәндә батып үлгән. Шаһитләр Иштуган авылындагы карьердан 2018-нче елда туган баланың үле гәүдәсен чыгарулары турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хәбәр иткәннәр.
“Йөзү урыны җиһазландырылмаган, тыю билгеләре куелган. Әлеге вакытта оператив һәм тикшерү чаралары үткәрелә ”, - дип аңлатма бирә министрлык вәкиле.
Коткаручылар чираттагы тапкыр кисәтәләр, тыелган урыннарда йөзгәндә спиртлы эчемлекләр кулланучылар һәм ваемсыз өлкәннәр калдырган балалар батып үлә. Ата – аналарга гомерлек сабак алырлык, югыйсә. Әмма, балага яңадан җан өреп булмый шул.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ