Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 июль , 12:19

Бөрҗән районында янгын аркасында зур фаҗига

Янгынны сүндергәндә хатын-кыз һәм баланың мәетләре табыла.

Бөрҗән районында янгын аркасында зур фаҗига
Бөрҗән районында янгын аркасында зур фаҗига

Бүген, Башкортстанның Бөрҗән районында янгын сүндергәндә, 37 яшьлек хатын-кыз һәм 10 яшьлек баланың мәетләре табылган.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, Бөрҗән районының Байназар авылындагы Салават Юлаев урамындагы янгын турында хәбәр иртәнге 06.50 сәгатьтә алынган.

"Кызганычка каршы, сүндерү вакытында 1985-нче елда туган хатын-кыз һәм 2012-нче елда туган бала үле килеш табылды. Яраланучылар да бар. Янгын 208 квадрат метр мәйданда 07.50 сәгатьтә локализацияләнде. Ачык яну 08.05 сәгатьтә бетерелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан утны сүндерүдә сигез кеше һәм өч берәмлек техника катнашты”, ди министрлык вәкиле.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Тикшерү төркеме, янгын сүндерү лабораториясе белгечләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре вакыйга урынында эшли.

Чыганак: Башинформ

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас в